Шармыш авылы китапханәчесе башлангыч класс укучылары белән “Китаплар сезнең белән танышырга тели” исеме астында әңгәмә үткәрде. Шармыш мәктәбендә Э.Успенскийның «Отпуск крокодила Гены», «Дядя Федор, пес и кот», В.Драгунскийның «Где это видано, где это слыхано», «Хитрый способ» әсәрләренә, М.Зощенконың балалар өчен хикәяләренә, А.Толстой, А.Гайдар әсәрләренә күзәтү үткәрелде. Балалар игътибарына хикәяләр, әкиятләр, хайваннар һәм атмофера турындагы энциклопедияләр тәкъдим ителде. Балалар үзләрен кызыксындырган китапларны яздырып алдылар.