2016 елнын 2 аена, авыл хужалыгы идарэсе тарафыннан, хужалыклардан жыеп алынган мэгълуматлар нигезендэ, 1 сыердан сот саву буенча беренче урында «Тан» ЖЧЖ тора, ул 1 сыердан 20 айга 1058 кг сот савып алган, икенче урында «Алан» ЖЧЖ, анын 1 сыердан сауган соте 1009 кг, оченче урында «Агролак» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте 920 килограммны тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч 748 кг.
6 март көнне Теләче мәдәният йортында Теләче районының кабат оешуына 25 ел тулу уңаеннан “Туган җирем - Теләче”дип исемләнгән сәнгать фестивале белән Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге чыгыш ясады. Район сәхнәсендә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Нигмәтҗанова Камилә һәм Хуҗина Ралинәләр "Үсәсем килә " дигән җыр белән бик матур чыгыш ясадылар. Шулай ук "Чабата" һәм " Василек" биюендә Хуҗина Ралинә һәм Нигмәтҗанова Ризәлә катнашты.ларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.
Шул уңайдан Сәхибкамал апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Айдар авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Бугенге конгә Рәхимә апа малае hәм килене тәрбиясендә бәхетле картык кичерә. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Шул уңайдан Рәхимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Алан hәм Үзәк авыл җирлеге башлыклары исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.
Бугенге конгә, тормышка шокер итеп яши Рәхимә апа. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.
Бәйрәм чаралары татаналы рәвештә, хатын-кызларга бүләкләр тапшырылып, матур теләкләр җиткереп чәй табыннары артында җырга, биюгә уралып үткәрелде.
Алан, Нирус, Игенче хуҗалыкларында бәйрәм чарасы 70-80 эшләүче хатын-кыз һәм ветераннар катнашында үтте.
Сезне язның иң матур, соклангыч бәйрәме – 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Бу барыбыз өчен дә аеруча якын, аерым көн. Җирдә табигатьнең уяну мәле, кояш та яктырак, җылырак карый кәефләрдә күтәренке, кешеләрнең йөзендә елмаю балкый. Хатын-кызларыбыз да үзләренең матурлыклары, мөлаемлыклары, киң күңеллелекләре белән язны хәтерләтә. Димәк, яз һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме юкка гына бергә туры килмәгән.
Кешелек дөньясының иң күркәм, иң асыл сыйфатларын үзенә туплаган гүзәл затларыбызның җәмгыятьтә, район тормышында тоткан урыны әйтеп бетергесез. Район хуҗалыгының иң әһәмиятле тармаклары – сәламәтлек саклау, мәдәният, мәгариф, терлекчелек өлкәсендә эшләүчеләрнең күпчелеге хатын-кызлар. Шунысын азсызыклап әйтергә кирәк, әлеге тармакларда гына түгел, башка хезмәт урыннарында да сез үрнәк эшегез белән раоныбыз үсешенә гаять зур өлеш кертәсез.
4 нче март көнне Зеленодол муниципаль районы җирле оешмасы 10 нчы гимназиясендә Яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV Халыкара фәнни –гамәли конференциясе булып үтте. Бу зур конференциядә Теләче урта гомуми белем мәктәбе 10в сыйныф укучысы Хәбибрахманов Рөстәм катнашты. Рөстәм укытучысы Д.Г. Фатхрахманова җитәкчелегендә “Теләче авылының демографик хәле ” темасына проект эшен яклады. Уңышлы эше өчен Хәбибрахманов Рөстәм II дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде. Уңышларыгыз белән котлыйбыз!
Районыбызның яңадан торгызылуына 25 ел тулу уңаеннан игълан ителгән "Туган җирем - Теләче" сәнгать фестивале дәвам итә. 4 март көнне район тамашачысы алдында Айдар авыл җирлеге үзешчәннәре үзләренең җырга-биюгә осталыкларын күрсәттеләр.
Ачы авылы мәдәният йортының “Заря” дип исемләнгән клуб берләшмәсенә йөрүче балалар якынлашып килүче халыкара хатын-кызлар көне- 8 март бәйрәмен үткәрергә әзерләнәләр.
10 нчы сыйныф укучысы Ибраева Энҗе Риф кызы (җитәкчесе Ибраева Рәмзия Сәйфулла кызы) 1 нче дәрәҗәдәге диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Котлыйбыз!