6 март көнне Теләче мәдәният йортында Теләче районының кабат оешуына 25 ел тулу уңаеннан “Туган җирем - Теләче”дип исемләнгән сәнгать фестивале белән Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге чыгыш ясады. Район сәхнәсендә безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Нигмәтҗанова Камилә һәм Хуҗина Ралинәләр "Үсәсем килә " дигән җыр белән бик матур чыгыш ясадылар. Шулай ук "Чабата" һәм " Василек" биюендә Хуҗина Ралинә һәм Нигмәтҗанова Ризәлә катнашты.ларның чыгышларын тамашачылар бик җылы кабул иттеләр.