ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2016 ел
дүшәмбе

Хәрби-патриотик айлык кысаларында 19 февраль көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә “Аҗаган” уены булып үтте. Бу уенда барлык мәктәп укучылары да катнашты. Алар ике командага бүленеп көч сынаштылар. Уен ахырында укучылар һәм укытучылар 11 сыйныф кызлары пешергән уха белән сыйландылар.

Бүген Баландыш төп мәктәбенең  9 нчы сыйныф укучысы Мөхәмәтшин Ранис Зеленодол муниипаль  районының  10 нчы номерлы гимназиясендә үткәрелгән  Яшләрнең Каюм Насыйри исемендәге XIV  халыкара фәнни-тикшеренү конференциясендә катнашты.  Ул математика фәне буенча  “Серле 7 саны” исемендәге чыгышы белән  катнашып,  лауреат исеменә лаек булды.


4
март, 2016 ел
җомга

Ел саен Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан солдат әниләрен чакырып хөрмәтләү, Ватан алдындагы изге бурычларын үтәүче егетләр белән хатлар алышу китапханәнең күркәм традициясенә әверелде. Очрашу солдатлардан килгән хатларны, хезмәт иткән җирләреннән аларга белдерелгән рәхмәт сүзләрен, шигырьләр уку, матур җырлар белән үрелеп барды. Кичә барышында әниләр образын сурәтләгән әсәрләр кергән китаплар һәм солдат егеләрнең фотолары буенча әзерләнгән презентация, “Әнием –күңелем кояшы”, “Ил саклаучы – горур исем” дип аталган күргәзмәләр тәкъдим ителде.

Бүген, 04 март 2016 ел көнне, 3нче балалар бакчасы күләмендә 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан уртанчылар һәм зурларның беренче төркем  кызлары арасында "Эшләпә балы" исеме астында бәйге үткәрелде. Бәйгедә бик актив әниләр катнашты, 8 март бәйрәме бик  үзенчәлекле ,  төрле  жанрда  утте. Балалар  берсе  артыннан берсе   жырларга, биергә, шигырь, төрле уеннар  уйнарга  чыкканда   әниләре,әбиләре,апайлары  аларны дәррәү  кул  чабып   каршылады . Кадерле Әниләребез, Әбиләребез, сөйкемле кызлар!

Сезне 8 нче Март бәйрәме белән тәбрик итәбез. Йөзләрегез һәрчак март кояшы кебек балкып торсын, шатлык, бәхет юлдаш булсын!

Яз  белән  әйтерсең,  барлык  тирәлек,

яңадан   яңара,  табигать  озакка  талган  йокысыннан,  күкерәк  тутырып

сулыш  алып  күзен  ача. 

Яз  үзе  белән,  матур  бәйрәмебез-  8 нче  Март  хатын-кызлар  көнен

алып  килүче  дә. Менә безнең 3нче балалар бакчасында да икенче зурлар төркемендә бүген 03.03.2016 елда  матур  бәйрәмебез-  8 нче  Март  хатын-кызлар  көненә багышланган иртә кичәсе узды. Балалар әниләренә,әбиләренә,апайларына җырлар,шигырьләр,биюләр котлаулар бүләк иттеләр.

2016 елның 3 нче март көнендә Олы Кибәхуҗа  авылында яшәүче тыл ветераны  Сагдиева Хаҗәр Мөлик  кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хаҗәр апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгының тәбрикләмәсе тапшырылды, шулай ук Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы исеменнән дә котлау сүзләре җиткерелде.

Бүгенге көндә Рәйсә апа якыннары арасында бәхетле картлык кичерә.

Юбилярыбыз ачык кунелле карчык. Яше олы булуга карамастан ураза тотып, биш вакыт намазын калдырмый. Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.

3 март көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә 7-11 сыйныф кызлары арасында  “Татар  кызы – 2016” конкурсы  үткәрелде.  Конкурс барышында  кызлар төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын, мода күрсәтү, аш – суга, биюгә  осталыкларын күрсәттеләр.  Конкурс концерт номерлары,  төрле  уеннар белән үрелеп барды.  “Татар кызы – 2016” конкурсының җиңүчесе булып  - 10 сыйныф кызы табылды.

Анда “Гөрләвек” клубының яңа составына тупланган балалар катнашты. Әлеге чараның максаты – балаларны хезмәткә рухландыру, иҗат дәрте уяту, фантазияләрен, күзаллауларын үстерү.

Китапханәче Фатихова Е.Г. аларны кул астындагы әйберләрдән чып - чын курчаклар ясарга өйрәтте, шулар ярдәмендә безнең курчак театрыбыз җанлана. Сәхнә курчакларын һәм декорацияләрне үзлегеңнән ясау техникасы белән танышу балалар өчен бик кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Курчак образын тудыру һәм аның спектакльдә гәүдәләнеше буенча күрсәтмә материаллар файдаланылды. Киләчәктә дә безнең китапханә үз осталыгын камилләштерү һәм шушы аудиториядә уңай мохит булдыру өстендә эш алып барачак.   

Яз  көне безнең иң  матур  бәйрәмебез-  8 нче  март  хатын-кызлар  көне билгеләп үтелә. 3 һәм 4 март  көннәрендә  безнең  балалар  бакчасында да   матур  бәйрәмебез -  8 нче  март  халыкара хатын-кызлар  көненә  багышланган бәйрәм иртәләре  гөрләп узды. Балалар әниләренә,әбиләренә,апаларына  матур җырлар, шигырьләр, биюләр  котлаулар  бүләк  иттеләр. Балалар үз куллары белән  бүләкләр ясап әниләрен , әбиләрен  шатландырдылар. Бәйрәмгә килгән әниләр, әбиләр  группалардагы үзләренең  фото сурәтләрен  карап  хозурландылар. Бәйрәм иртәләре балаларга да, әти-әниләргә дә бик ошады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International