Март! Яз башы, язның беренче ае.

2016 елның 4 марты, җомга

Кышның  инде  күз  яшьләре  тама,

Беткән  димәк  горурлыгы  сүнеп.

Урамда  яз  әнә  күкерәк  кага,

Түбәләргә  боз  сөңгеләр  элеп.

Бар  тарафта  кояш  түккән  балкыш,

Рәхимлелек  сибә  уңга-сулга,

Түбәләргә  элгән  бәллүрләрдә

Күз  яуларын  алып  җемелди,  Март!

 

Март!  Яз  башы,  язның  беренче  ае.  Яз  белән  әйтерсең,  барлык  тирәлек,

яңадан   яңара,  табигать  озакка  талган  йокысыннан,  күкерәк  тутырып

сулыш  алып  күзен  ача. 

Яз  үзе  белән,  матур  бәйрәмебез-  8 нче  Март  хатын-кызлар  көнен

алып  килүче  дә. Менә безнең 3нче балалар бакчасында да икенче зурлар төркемендә бүген 03.03.2016 елда  матур  бәйрәмебез-  8 нче  Март  хатын-кызлар  көненә багышланган иртә кичәсе узды. Балалар әниләренә,әбиләренә,апайларына җырлар,шигырьләр,биюләр котлаулар бүләк иттеләр.

     

 Хөрмәтле  хатын-кызлар  әбиләр,  әниләр,  апалар,  кызлар,  сезне  барыгызны  да  шушы  гүзәл  бәйрәм  белән  тәбриклибез!  Сезгә озын күп шатлыклар ,    гомерләрегез  озын-озак,  сәламәтлектә  яшәргә  насыйп  итсен  дип  теләп  калабыз!

       

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International