Анда “Гөрләвек” клубының яңа составына тупланган балалар катнашты. Әлеге чараның максаты – балаларны хезмәткә рухландыру, иҗат дәрте уяту, фантазияләрен, күзаллауларын үстерү.
Китапханәче Фатихова Е.Г. аларны кул астындагы әйберләрдән чып - чын курчаклар ясарга өйрәтте, шулар ярдәмендә безнең курчак театрыбыз җанлана. Сәхнә курчакларын һәм декорацияләрне үзлегеңнән ясау техникасы белән танышу балалар өчен бик кызыклы, файдалы һәм мавыктыргыч булып чыкты. Курчак образын тудыру һәм аның спектакльдә гәүдәләнеше буенча күрсәтмә материаллар файдаланылды. Киләчәктә дә безнең китапханә үз осталыгын камилләштерү һәм шушы аудиториядә уңай мохит булдыру өстендә эш алып барачак.