«Исключить антибиотики из меню» - девиз Всемирного дня защиты прав потребителей, который будет отмечаться 15 марта 2016 года.
Международная организация по защите потребителей (CI) совместно со странами-членами планирует проведение мероприятий, направленных на то, чтобы призвать предприятия быстрого питания прекратить продажу мяса (мясных продуктов), выращенного с использованием большого количества антибиотиков, необходимых для производства лекарств.
Возрастающая устойчивость жителей Земли к антибиотикам достигает опасно высокого уровня по всему миру. Всемирная организация здравоохранения предупреждает, если не предпринять срочных мер, наступит конец эпохе антибиотиков, лекарства перестанут быть эффективными, а простые инфекции и незначительные травмы вновь станут смертельно опасными для жизни и здоровья людей.
Тәрбиячеләр музыка җитәкчесе белән берлектә бәйрәм иртәләре өчен кызыклы һәм эчтәлекле сценарийлар әзерләгәннәр иде . Малайлар һәм кызлар үзләренең әниләрен, әбиләрен матур җырлары,шигырьләре һәм күңелле биюләре аша бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Әниләр катнашындагы конкурслар,балалары белән башкарылган күмәк биюләре, геройлар (Яз кызы белән Кыш бабай ,Шапокляк) бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде. Бу бәйрәм әниләребез күңелләрендә матур бер хатирә булып истә калсын иде дип телисе килә.
3нче март көнне мәктәпкә әзерлек төркеме балалары һәм Теләче урта мәктәбенең 2А сыйныфы укучылары әти-әниләрләре белән берлектә "Әти, әни һәм мин - спорт сөюче гаилә" исеме астында спорт бәйрәме үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленеп җитезелектә, өлгерлектә ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңеп чыкты. Кичәдә катнашкан һәр гаиләгә Мактау грамотасы тапшырылды. Кичә балаларның матур биюләре, җырлары, бәйрәм котлаулары белән үрелеп барды.
Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә шушы көннәрдә Әлифба бәйрәме булып үтте. 1 сыйныф укучылары Әлифба белән хушлашып, өйрәнгәннәрен , мавыктыргыч хәрефләр һәм авазлар дөньясында адашмыйча йөри алуларын күрсәттеләр. Чарада Р.Х.Газизова җитәкчелегендә барлык башлангыч сыйныф укучылары , укучыларның әти- әниләре катнашты.
Тыл ветераны Сагдиева Һәҗәр Мөлек кызына 2016 елның 03 мартында 90 яшь тулды. Шушы уңайдан аны котларга Теләче районы халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Галимова Ф.М. һәм Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Заһидуллин И.Г. килделәр. Юбилее белән котлап Һәҗәр Мөлек кызына чәчәк бәләме һәм истәлекле бүләк тапшырдылар, алдагы тормышында исәнлек-саулык теләделәр.
Баландыш авыл китапханәсендә якташ язучыбыз Нурислам Хәсәновның тууына 75 ел тулу уңаеннан "Ул язар өчен туган" дигән күргәзмә куелды.
Бу Аулак өйдә китапханәче Газизова Рузалия якташ язучыбыз Рашат Низамиевның “Кызыл кар яугач”, Нурислам Хәсәновның “Бәхилләрме йөрәк” исемле китапларга күзәтү үткәрде. Нәкый Исәнбәтнең китабыннан мәкальләр әйтешеп конкурслар үткәрелде.
2 март көнне Бөтендөнья язучылар көне уңаеннан Әбде авыл китапханәсендә «Очарование забытых книг» дип аталган ретро-күргәзмә эшләнде. Элек барлык укучылар тарафыннан да яратылып укылган, хәзер онытыла башлаган китапларны әле дә китапханәләрдә табарга була. Алар тормыш, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, совет кешеләренең батырлыклары турында. Бу китаплар күптән язылган булсалар да, үзләренең кыйммәтләрен югалтмаганнар.
Күргәзмәдә язучыларныӊ әсәрләре урын алды. Китапларга күзәту ясалды һәм әӊгәмә үткәрелде.