ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2016 ел
җомга

8 март бәйрәме уңаеннан безнең Олы Мәтәскә балалар бакчасында әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Әниләр үзләренең нинди оста куллы булуларын күрсәттеләр.Рәхмәт аларга!

Безнең Шәтке балалар бакчасында бу бәйрәмгә бик зур әзерлек бара.Балалар шигырьләр, җырлар, биюләр өйрәнәләр, шулай ук әниләргә, әбиләргә үз куллары белән бүләк ясадылар.Балалар Әниләрен сөендереп, аларны бәйрәм белән котлыйсылары килә.

Семинарда Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе җитәкчесе Манюрова Гелнур Халирахман кызы чыгыш ясады. Семинарда сүз мәктәпкәчә белем оешмаларында федераль дәүләт белем стандартларына нигезләнеп үзгәртелгән норматив документлар, төркемнәрдә булдырылган үстерешлетирәлек турында барды.

Семинар ахырында мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә белем буенча методисты Саетова Анна Николай кызы барлык җитәкчеләр исеменнән эчтәлекле, җанлы чыгышы өчен МанюроваГелнур Халирахман кызына рәхмәтен белдерде һәм алга таба да Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының мәктәпкәчә белем лабораториясе белән тыгыз элемтәдә торачакларын ышандырды.

25 нче февраль  көнне мәгариф бүлегенең уку залында район тәрбиячеләре һәм балалар бакчалары арасында 2 елга бер тапкыр  үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсында 1,2,3 нче урыннарны алучыларныбүләкләү өлеше булып үтте. Балалар бакчалары арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләр:

1 нче урын - Теләченең №1 балалар бакчасы;

2 нче урын -  Теләченең №2 балалар бакчасы;

3 нче урын - Теләченең №3 балалар бакчасы.

Тәрбиячеләр арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләр:

1 нче урын - Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна, Теләченең №2 балалар бакчасы тәрбиячесе;

2 нче урын - ИсхаковаЛилияФарилевна, Теләченең №1 балалар бакчасы тәрбиячесе;

3 нче урын - Мингазова Галия Рафаэльовналар, Теләченең №3 балалар бакчасы тәрбиячесе.

 Конкурста  җиңүчеләргә Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фондының Мактаүграматосы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды. Җиңүчеләрне Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухаметзянова Энҗе Газиз кызы,Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды Саба бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Закиров Динар Рамиль улы, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методисты Саетова Анна Николай кызы котлады.

1 һәм 3 март көннәрендәСауш урта мәктәбеһәмУзяк гомум белем бирүмәктәбебазасындаукытучылар белән "Татарстан Республикасында белем бирүдәрәҗәсенкамилләштерү" проекты кысаларында "Проблемаларны креатив рәвештә хәл итү" темасы буенчатренинглар уздырылды

ТренингныГабдрахманова Гөлүсә Нәҗиповна,Хөсәенов Зиннур Зөфәрович,Шөгаепова Галия Мөхәмәтгалиевна алып барды. Укуларда 110 укытучы катнашты

Киңәшмә кысаларында гөмүми белем бирү учрежденияләре һәм мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган укучыларның белем дәрәжәләрен тикшерүнең объектив рәвештә үткәрелүе анализланды. Мәгариф һәм фән министырлыгының киңәшләрен истэ тотып 5- 11 сыйныфларда һәр фән буенча 3 нче чирек нәтижәләре буенча эшләнәчәк мәктәптәге эчке контроль һәм 4 нче чиректәге муниципаль контроль эшләренең якынча вакытлары билгеләнде. 4нче сыйныфларда эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары белән, балаларны рус теле һәм математика буенча бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләү буенча уткәреләчәк семинар –практикум вакыты килешенде.  4 нче сыйныф укучыларының тикшерү эшләренә әзерлек дәрәжәсен тикшерү максаты белән рус теленнән (15 мартта), математикадан (16 мартта) диагностик тикшерү эшләрен үткәрү турында карар кылынды.

Ул "Безнең гайлә-тату гайлә" дигән исем астында узды.Бәйрәмебездэ барлык әти-әниләр һәм балалар катнашты.Бу бәйрәмне әти-әниләр,балалар бик көтеп алалар,чөнки Гаилә-тормышыбызның нигезе,дәүләтебезнең киләчэге.Безнең бәйрәмебез юкка гына"Безнең гайлә-тату гайлә дип аталмады,чөнки тату гайләләрдә генә    тырыш,уңган,тәүфыйклы,акыллы балалар үсә.Бәйрәм балаларның матур шигырь,җыр,биюләре белән башланып китте.Эти-эниләр арасында төрле ярышлар, тапкырлык ,җитезлек һәм башка бик күп төрле  булды. Бәйрәм бик күңелле узды, бигрәктә бу бәйрәмгә нәниләр сөенде, барысыда бик канәгать булып таралышты.

Теләче урта мәктәбенең 10а  сыйныф  укучысы   Зарипова Майя  «Финансовая грамотность населения» » дигән  республика конкурсында  катнашты.  Конкурска Майя үзенең бик матур рәсемен җибәргән иде. Эчтәлекле матур эше өчен Майя  диплом белән  бүләкләнде. Республика конкурсына  Майяны  тарих  укытучысы Г.А. Абдуллина  әзерләде. 

1 март көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан "Без барыбыз да наркотикларга каршы"
дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International