Киңәшмә кысаларында гөмүми белем бирү учрежденияләре һәм мәгариф бүлеге тарафыннан уздырылган укучыларның белем дәрәжәләрен тикшерүнең объектив рәвештә үткәрелүе анализланды. Мәгариф һәм фән министырлыгының киңәшләрен истэ тотып 5- 11 сыйныфларда һәр фән буенча 3 нче чирек нәтижәләре буенча эшләнәчәк мәктәптәге эчке контроль һәм 4 нче чиректәге муниципаль контроль эшләренең якынча вакытлары билгеләнде. 4нче сыйныфларда эшләүче башлангыч сыйныф укытучылары белән, балаларны рус теле һәм математика буенча бөтенроссия тикшерү эшләренә әзерләү буенча уткәреләчәк семинар –практикум вакыты килешенде. 4 нче сыйныф укучыларының тикшерү эшләренә әзерлек дәрәжәсен тикшерү максаты белән рус теленнән (15 мартта), математикадан (16 мартта) диагностик тикшерү эшләрен үткәрү турында карар кылынды.