25 нче февраль көнне мәгариф бүлегенең уку залында район тәрбиячеләре һәм балалар бакчалары арасында 2 елга бер тапкыр үткәрелә торган “Яшел ут” конкурсында 1,2,3 нче урыннарны алучыларныбүләкләү өлеше булып үтте. Балалар бакчалары арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләр:
1 нче урын - Теләченең №1 балалар бакчасы;
2 нче урын - Теләченең №2 балалар бакчасы;
3 нче урын - Теләченең №3 балалар бакчасы.
Тәрбиячеләр арасында үткәрелгән конкурста җиңүчеләр:
1 нче урын - Юсупова Гөлсинә Фаухетдиновна, Теләченең №2 балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 нче урын - ИсхаковаЛилияФарилевна, Теләченең №1 балалар бакчасы тәрбиячесе;
3 нче урын - Мингазова Галия Рафаэльовналар, Теләченең №3 балалар бакчасы тәрбиячесе.
Конкурста җиңүчеләргә Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фондының Мактаүграматосы һәм кыйммәтле бүләге тапшырылды. Җиңүчеләрне Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды җитәкчесе Мухаметзянова Энҗе Газиз кызы,Арча филиалы юл куркынычсызлыгы фонды Саба бүлекчәсе әйдәп баручы белгече Закиров Динар Рамиль улы, мәгариф бүлегенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге методисты Саетова Анна Николай кызы котлады.