Март аенда ,кар өстендә
Кояш нурлар уята-
Яз килә каршы алыгыз
Дигән хәбәр тарата.
Без беләбез, җылы язның
Иң беренче бәйрәме-
Әниләр ,әби- апалар
Хатын – кызлар бәйрәме!
3нче һәм 4нче март көннәрендә безнең Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында 8нче мартка багышланган бәйрәм иртәләре узды. Тәрбиячеләр музыка җитәкчесе белән берлектә бәйрәм иртәләре өчен кызыклы һәм эчтәлекле сценарийлар әзерләгәннәр иде . Малайлар һәм кызлар үзләренең әниләрен, әбиләрен матур җырлары,шигырьләре һәм күңелле биюләре аша бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар.
Әниләр катнашындагы конкурслар,балалары белән башкарылган күмәк биюләре, геройлар (Яз кызы белән Кыш бабай ,Шапокляк) бәйрәм иртәләренә тагын да ямь өстәде. Бу бәйрәм әниләребез күңелләрендә матур бер хатирә булып истә калсын иде дип телисе килә.