ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

2016 нче елның 28 февралендә    Югары Кибәхуҗа  авыл җирлеге территориясендә  Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районы Югары Кибәхуҗа  җирлеге гражданнарының  2016 нче  елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдумда  халык актив катнашты һәм  үз тавышын бирде. Референдум нәтиҗәләре буенча Югары Кибәхуҗа  җирлегендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала.


29
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

28 февраль көнне Иске Җөри авыл җирлегендә узара салым буенча референдум булып узды. Анда Иске Җөри урта мәктәбе барлык укытычылары да катнашты.

28 нче февраль көнне районның   барлык 13 авыл җирлегендә дә 2016 нчы елда үзара салым кертү буенча җирле референдумнар узды. 

Олы Мишә урта мәктәбендә февраль ае төрле спорт ярышларына бай булды. Мәктәп ара хоккей, волейбол, өстәл теннисы ярышлары узды. 27 нче февраль көнне укучылар һәм укытучылар арасында волейбол уены үткәрелде. Ярышның барышын җанатарлар да күзәтте. Уен бик кискен барды, очколар буенча укучылар командасы җиңү яулады. Бу бәйге укучыларда волейбол уенына карата кызыксыну уятты.

     Районнын барлык хужалыкларында авыл хуҗалыгы техникасын язгы  кампаниягә җентекләп әзерлиләр. Бугенге кондэ, район буенча техника ремонты: тракторлар-69%, чэчкечлэр-86%, культиваторлар-87% хэм чэчу комплекслары-70%ын тэшкил итэ.

     Район хужалыкларына техниканы 2016 елгы кыр эшләренә әзерләү өчен 49 млн. сумга якын чыгым тоту талэп ителэчэк, шунын 17 млн. сумлык запас частьлэр сатып алынган.

    Шулай ук, районда барысы 14 ремонтлау остаханәсе, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм көйләү өчен 13 пункт бар, 20га якын ремонтлау звеносы эшли.

1 сыйныф укучысы үзенең яраткан дәреслеге белән саубуллашты. Укучылар матур җырлары, шигырьләре белән күңелне ачтылар.Бәйрәмгә балаларның әниләре һәм Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар да килгән иде. Бәйрәм күңелле үтте. Укуның әлеге баскычын беренчеләр  уңышлы гына үттеләр. Киләчәктә дә алар безне матур нәтиҗәләр белән шатландырырлар, дип ышанып калабыз.

28 февральдә Алан авыл җирлегендә 2016 елда гражданнардан үзара салым җыюны кертү буенча референдум үткәрелде. 2683 номерлы сайлау участогында эш сәгать иртәнге җидедә башланды һәм кичке сигездә тәмамланды. Сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауда катнашу һәм тавыш бирү нәтиҗәләре буенча референдум узуы турында карар кабул иттеләр. Сайлауларда 84% сайлаучы катнашты, аларның 83,4%  “әйе” дип тавыш бирде. Беренче тапкыр сайлауларда өч яшь сайлаучы катнашты. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Шәйхетдинова Г.Х. аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

27 нче февраль көнне Олы Мәтәскә  мәктәбе базасында Теләче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тарафыннан сугышчы- интернационалист Миңнегали Ногуманов истәлегенә 1998 елда туган һәм аннан да кечерәк яшьтәге малайлар һәм яшүсмерләр арасында татарча көрәш буенча район беренчелеге узды. Әлеге ярышта Олы Нырсы мәктәп командасы 3 урынны алды.

  27 февральдә  Баландыш төп  мәктәбенең бер төркем укучылары Олы Мәтәскә урта мәктәбендә,1998 нче елда туган һәм аннан да яшьрәкләр арасындаМ. Ногманов истәлегенә  багышлап үткәрелгән  милли көрәш  бәйгесендә катнаштылар. Безнең мәктәптән 8 сыйныф укучысы Галимов Д. (1 урын), 4 сйныфтан Шакиров Н. (3 урын)  үз авырлыкларында көрәшеп, матур күрсәткечләргә ия булдылар.Җиңүчеләр истәлекле бүләкләр,грамота һәм медальләр белән кайттылар. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз!

2016 нче елның 28 февралендә    Алан  авыл җирлеге территориясендә  Татарстан Республикасы Теләче  муниципаль районы Алан авыл җирлеге гражданнарының  2016 нче  елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдумда  халык актив катнашты һәм  үз тавышын бирде. Референдум нәтиҗәләре буенча Алан җирлегендә үзарасалым акчасы җыю буенча референдум узды дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International