Алан авыл җирлегендэ референдум.

2016 елның 29 феврале, дүшәмбе

28 февральдә Алан авыл җирлегендә 2016 елда гражданнардан үзара салым җыюны кертү буенча референдум үткәрелде. 2683 номерлы сайлау участогында эш сәгать иртәнге җидедә башланды һәм кичке сигездә тәмамланды. Сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауда катнашу һәм тавыш бирү нәтиҗәләре буенча референдум узуы турында карар кабул иттеләр. Сайлауларда 84% сайлаучы катнашты, аларның 83,4%  “әйе” дип тавыш бирде. Беренче тапкыр сайлауларда өч яшь сайлаучы катнашты. Сайлау участогы комиссиясе рәисе Шәйхетдинова Г.Х. аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International