Районыбыз оешуга 25 ел тулу уӊаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә «Туган ягым-Теләче» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә төрле елларда чыккан Теләче китаплары, авыллар, китапханә тарихлары куелды.
Шагыйрә Шәмсия Җиһангировага 65 яшь тулу уңаеннан, 27 февраль көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә “Кояш нуры тамган шигырьләр” исемле китап күргәзмәсе куелды. Китапларга күзәтү ясалды һәм әңгәмә үткәрелде.
Бу соңгы елларда үткәрелгән сан алуның иң зуры булачак.
Сан алудан кергән мәглүмәтләр, аграр тармакның алдагы елларга үсү темпларын күз аллау, илебезнең туклану куркынычсызлыгын тәәмин итү, хөкүмәтнең авыл хужалыгын үстерү программаларын төзү өчен тотылачак.
Бу тикшерү аграр тармагының потенциалын яхшырак белергә, яшерен һәм файдаланылмаган ресурсларны, тулырак ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында Баландыш төп мәктәбендә патриотик темага рәсем конкурсы игълан ителгән иде. Бу чара балаларда Ватанга мәхәббәт, Туган ил белән горурлану хисләре уятуга юнәлдерелгән иде.Башлангыч сыйныф укучылары үзләренең рәсемнәре белән актив катнаштылар.
Укучылар икеседә 50% кубрәк балл жыйдылар, ә Шакирова Гелюсә призлы урынга лаек булды. Укучылырны бу уңышлары белән котлыйбыз. Алара алга таба да уңышлар телибез!
2016 елның 28 нче февралендә Үзәк авыл җирлегендә үзара салым кертү буенча референдум узды. Безнең җирлектә 4 сайлау участогы эшләде. Референдумда барлыгы 1070 кеше катнашты, бу сайлаучыларның 78%. Үзара салым кертү өчен 950 кеше уңай тавыш бирде -89%. 105 кеше ризасызлык белдерде-11%.
Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе һәм Олы Мәтәскә мәдәният йортының “Өмет” балалар театр берләшмәсе артистлары 27 февраль Питрәчтә узган балаларның һәм яшьүсмерләрнең театр һәм курчак театрларының “Иделкәем” Республика конкурсының зона турында катнаштылар. Ике коллективта лаеклы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.
28 февраль көнне районыбызда барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар уза. Авыл җирлегендә яшәүче һәр кеше, үз авылын тәртиптә тоту өчен, елга бер тапкыр билгеле бер күләмдә акча кертергә риза яки юк дип тавыш бирә. Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендә кабул ителгән карары нигезендә, халыктан җыелган һәр сумга дәүләт дүрт сум акча өстәп бирәчәк. Авылыбызның киләчәге өметле, халыкның тормышы яхшы булсын иде.
Налоговая служба 26 марта 2016 года во всех территориальных налоговых инспекциях России проводит ДНИ ОТКРЫТЫХ ДВЕРЕЙ для налогоплательщиков - физических лиц! Дни открытых дверей пройдут:
26 марта 2015 года с 10.00 до 15.00
В рамках мероприятия специалисты налоговой инспекции на устных консультациях подробно расскажут о том, кому необходимо представить декларацию по налогу на доходы физических лиц (НДФЛ) и в какие сроки, как получить налоговые вычеты и воспользоваться онлайн-сервисами ФНС России, а также ответят на другие вопросы граждан по теме налогообложения.
2016 нчы елның 28 нче февралендә Айдар авыл җирлеге территориясендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Айдар авыл җирлеге гражданнарының 2016 нчы елда үзара салым турындагы җирле референдумы булып узды. Референдумда халык актив катнашты һәм үз тавышын бирде.