ЯҢАЛЫКЛАР


1
март, 2016 ел
сишәмбе

  Олы Мишә урта мәктәбендә һәр атнада ачык дәрес бирү традициягә кереп бара. Бүген Миннебаеа Г.Ш. 8 нче сыйныфта рус теленнәнн ачык дәрес бирде.Укытучы дәресне зур әзерлек белән тиешле дәрәҗәдә алып барды. Укучылар дәрестә актив булдылар, ОГЭ эшләре башкардылар.

Дәрес яңа технологияләргә нигезләнеп төзелгән иде. Алга таба аларга уңышлар телибез.

25 февраль көнне Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә кабатланмас балачак иленең иң шәп бәйрәмнәренең берсе Әлифба бәйрәме булып узды. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына хезмәт итмәсен, ул зул дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына аяк атлавы Әлифбадан, Азбукадан башланган. Димәк, Әлифба китабы озын гомерле, тирән мәгънәле, бәһасез байлык ул. Сыйныфта 1 бала гына-Дилүс укырга, язарга, матур итеп сөйләргә, хикәяләр төзергә, шигырьләр сөйләргә өйрәнде. Әлифба бәйрәме безнең өчен зур тантана.

Борынгы шәһәр Болгар һәм Свияжск утравының 6 еллыгына багышланган Республика рәсем һәм фото конкурсының район этабына нәтиҗә ясалды.

Конкурс балаларда һәм яшүсмерләрдә   патриотик тәрбия бирүгә, үзләренең туган якларына, тарихына карата мәрхәмәт тәрбияләүгә багышланган.         

Укучылар матур җырлары, шигырьләре белән күңелне ачтылар. Бу бәйрәмгә балаларның әниләре  һәм без - Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар да  чакырулы идек. Балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп арасындагы дәвамчанлыкның бер чагылышы булган әлеге бәйрәм күңелле үтте. Укуның әлеге баскычын беренчеләр  уңышлы гына үттеләр. Киләчәктә дә алар безне матур нәтиҗәләр белән шатландырырлар,  дип ышанып калабыз. Белем үрләрен яулауда уңышлар телибез!

28 нче февраль көнне барлык авыл җирлекләрендә, шул исәптән Олы Мәтәскә авыл җирлегендә дә гражданнарның 2016 елда үзара салым кертү турындагы җирле референдумы үтте. Ямбулат һәм Тәмте - Мәтәскә авылларын үз эченә алган Ямбулат сайлау  участогында да референдум бик җанлы төстә үтте.

Узган атнада Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында тәрбияче Юсупова Г.Ф. зурлар төркеменә йөрүче балалар белән, юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, КВН уздырды. Бу чарада ГКУ “Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ” оештыру-аналитик бүлегенең әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р. катнашты. Ул балалар белән бергәләп КВН да катнашты: аларга юл кагыйдәләре турында табышмаклар әйтте, юлларда җәяүлеләр катнашында була торган төрле юл һәлакәте очракларын күрсәтеп, аларны булдырмау очраклары турында сөйләде. КВН азагында Динар Рамилевич уенга нәтиҗә ясады һәм балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

26 февраль көнне  район мәгариф бүлегендә тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирү оешмалары арасында юл-транспорт һәлакәтләре профилактикасы буенча үткәрелгән "Яшел ут -2016”   республика күләм бәйгесенең  район сайлап алу турында җиңүчеләрне котлау тантанасы булып үтте. Җиңүчеләрне ГКУ “Дирекция ФН и ОП БДД РТ”ның Арча филиалы җитәкчесе Мөхәмәтҗанова Э.Г. котлады һәм  бүләкләр тапшырды. Бүләккә һәм грамотага ия булучылар арасында  безнең  2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Юсупова Г.Ф. бар иде. Шулай ук “Яшел ут-2016” бәйгесендә безнең балалар бакчасы 2нче урынга чыкты һәм грамотага лаек булды.

Югары Кибәхуҗа авыл мәдәният йортының “Балачак” курчак театр-студиясе һәм Олы Мәтәскә мәдәният йортының “Өмет” балалар театр берләшмәсе артистлары    27 февраль Питрәчтә узган балаларның һәм яшьүсмерләрнең театр һәм курчак театрларының “Иделкәем” Республика конкурсының зона турында катнаштылар. Ике коллективта лаеклы чыгыш ясап, диплом белән бүләкләнде.

27 февраль көнне «Ак каен» ясле бакчасында тәрбияләнүче балалар Иске Җөри авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Балаларны китапханәче Гильмутдинова Рузалия  яӊа кайткан китаплар белән таныштырды, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар. Балаларга китапханә бик ошады.

Шул уӊайдан Иске Җөри авылы китапханәсендә «2016 ел Татарстанда  сулыкларны саклау елы» дигән стенд эшләнде. Әлеге стендка Иске Җөри авылындагы сулыкларныӊ фотолары куелды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International