Укучылар матур җырлары, шигырьләре белән күңелне ачтылар. Бу бәйрәмгә балаларның әниләре һәм без - Максабаш балалар бакчасына йөрүче балалар да чакырулы идек. Балалар бакчасы белән башлангыч мәктәп арасындагы дәвамчанлыкның бер чагылышы булган әлеге бәйрәм күңелле үтте. Укуның әлеге баскычын беренчеләр уңышлы гына үттеләр. Киләчәктә дә алар безне матур нәтиҗәләр белән шатландырырлар, дип ышанып калабыз. Белем үрләрен яулауда уңышлар телибез!