27 февраль көнне «Ак каен» ясле бакчасында тәрбияләнүче балалар Иске Җөри авылы китапханәсенә кунакка килделәр. Балаларны китапханәче Гильмутдинова Рузалия яӊа кайткан китаплар белән таныштырды, китапханәче һөнәре турында сөйләде. Бергәләп кызыклы уеннар уйнадылар. Балаларга китапханә бик ошады.