Үзара салым.

2016 елның 1 марты, сишәмбе

28 февраль көнне районыбызда барлык авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдумнар уза. Авыл җирлегендә яшәүче һәр кеше, үз авылын тәртиптә тоту өчен, елга бер тапкыр билгеле бер күләмдә акча кертергә риза яки юк дип тавыш бирә. Татарстан Республикасы Министлар Кабинетының 2013 елның 22 ноябрендә кабул ителгән карары нигезендә, халыктан җыелган һәр сумга дәүләт дүрт сум акча өстәп бирәчәк. Авылыбызның киләчәге өметле, халыкның тормышы яхшы булсын иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International