ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Югары Кибәхуҗа авылы китапханәчесе  татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан “Җырым белән җиңдем дошманны” дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара барышында балалар шагыйрьнең балачак һәм яшүсмер чагындагы тормыш юлын, аның ничек дошманнарга каршы сугышуы, әсирлеккә алынуы һәм «Моабит дәфтәре» шигырьләр китабы турында белделәр. “Моабит дәфтәре” күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм хәрби шигърият классикасына әверелгән.

Район балалар китапханәсендә, Теләче урта мәктәбенең кече сыйныф укучылары өчен, язучы, галим Виталий Валентинович Бианкиның тууына 130 ел тулуга багышланган экологик танып белү викторинасы үткәрелде. Китапханәче В. Бианкиның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, аның әсәрләре белән таныштырды. Хикәя «Урман әкиятчесе» презентациясе белән озатып барылды. Балалар язучының иҗаты һәм әсәрләре буенча бик күп яңалык белделәр. Чараны тәмамлап, китапханәче балаларны китапханәгә ешрак йөрергә, табигатькә һәрвакыт сакчыл булырга, аны яратырга һәм сакларга чакырды.

И.А. Крылов һәр укучыга балачактан ук таныш. Автор каләме астында 200дән артык әкият чыга.  Һәрбер әсәре  реалистик җанлылыгы, юморы һәм искиткеч теле белән аерылып тора. Шәтке авыл китапханәсендә «Басни Крылова» дигән китап күргәзмәсе янында күзәтү уздырылды.  Китапханәче Галимуллина К.Х. укучыларны Иван Андреевич Крылов әкиятләрендәге ачык иллюстрацияле китаплар белән таныштырды. Крылов әкиятләре безне чын әхлакый кыйммәтләрне, халык зирәклеген, тормыш тәҗрибәсен аңларга өйрәтә.

Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруга 35 ел тулу уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсендә укучылар өчен “Әфганстан йөрәк ярам” дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде.

Китапханәчеләр балаларга Әфган сугышында һәлак булган  якташыбыз Илшат Хайруллин турында сөйләде, әфган җиреннән килгән хатларын укыдылар. Илшат Хайруллинга багышлап эшләнгән альбомга күзәтү ясалды.

Китап-иң зирәк һәм кыйммәтле бүләкләрнең берсе. Россиядә дә, бөтен дөньядагы кебек үк, 14 февраль — китаплар бүләк итү көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Максабаш авылы китапханәсе дә әлеге акциягә кушылып укучыларга китаплар бүләк итте.

Әлеге көн уңаеннан Иске Җөри авылы китапханәсендә “Китапны яратып бүләк ит” дип исемләнгән акция үтте.  Китап укучылар үзләре укып чыккан, яхшы хәлдә сакланган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. Бүләк ителгән китаплар китап киштәләрендә лаеклы урын алып, укучыларыбызны сөендереп торачак. Киләчәктә әлеге акциядә катнашучылар тагын да күбәер дип өметләнәбез.

Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы мәктәпкәчә яшьтәге төркем тәрбияләнүчеләре Ватанны саклаучылар көненә багышланган «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Хәрби хезмәткәрләргә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга язган хатларында балалар авыр хәрби хезмәтләре, Ватаныбызны саклауда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Хатларында алар кадерле сугышчыларыбызны якынлашып килүче 23 февраль бәйрәме белән җылы котладылар һәм җиңү белән тизрәк өйгә кайтуларын теләделәр.

Акциядә Теләче 3нче номерлы балалар бакчасының барлык хезмәткәрләре катнашты. Гуманитар ярдәм безнең батыр якташларыбызга тапшырылачак.  Бу акция  безнең һәрберебезгә сугышчыларыбызның көнкүрешен бераз булса да уңайлырак итәргә ярдәм итәбез дигән фикер калдыра.

«Батыр» спорт комплексында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көненә багышланган 1,2,3 нче номерлы Теләче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр арасында «Күңелле стартлар» шау-шулы һәм күңелле узды. Катнашучыларны тизлек, игътибарлылык, төгәллек һәм көч өчен кызыклы бәйгеләр көтә иде. Барлык биремнәрне үтәп, балалар үзләренең ныклыгын һәм бердәмлеген күрсәттеләр. Барлык бәйге нәтиҗәләре буенча компетентлы жюри җиңүчеләрне игълан итте һәм әлеге чарада катнашучыларга грамоталар,бүләкләр тапшырды. Безнең мәктәпкәчә яшьтәге төркемендә тәрбияләнүчеләр (тәрбиячеләр Ибраһимова А.Р.., Шакирова Г. И., Мингазова Г.Р.,Саетова Д.Р.) 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз, афәрин!

Олы Нырсы  авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең туган көненә багышланган “Җырым белән җиңдем дошманны” дип исемләнгән конкурска сайлап алу туры узды. Конкурста  балалар һәм өлкәннәр катнашты, алар М.Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр , җырладылар. Иң яхшылардан Хитматова Рания, Мухаметшин Камил, Шакирова Зульфира, Низамиева Руфина, Хитматова Айсылу һәм Ахметшин Альберт дип танылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International