ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шигырьләрем – шаһитларем» дигән әдәби сәгать узды. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан, аның балачак һәм яшүсмерлек елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән, аның ничек сугышканы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» -  автобиографик шигырьләр китабы турында күп кызыклы фактлар белделәр. Нәкъ менә “Моабит дәфтәре”  өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек була. Ул  күп телләргә тәрҗемә ителә һәм хәрби шигърият классикасына әверелә, героик юллары бүген дә актуаль.

Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашист лагерьлары тоткыны, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлил.

Әфган сугышы да тарихка кереп калды. Ләкин кеше хәтерендә ул озак яшәргә тиеш, чөнки аның тарихы солдатлар каны һәм әниләрнең күз яшьләре белән язылган. Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм социаль яклау идарәсенең хезмәткәрләре белән берлектә «Онытылган сугыш солдатлары» дип исемләнгән хәтер сәгате  нәкъ менә алар хөрмәтенә багышланган. Тематик күргәзмәдә үз бурычын тулысынча үтәгәннәрнең сугышчан үткәнен чагылдырган документлар тәкъдим ителә. Укучыларга Әфганстанның хәрби вакыйгаларында катнашкан солдатларыбызның, шулай ук якташыбыз Самойлов Г.Б. батырлыгы турында сөйләнде. Чара видео-хроника күрсәтү белән үрелеп барды.


29
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Районның яшь гражданнарына беренче паспортлары тапшырылды. Кызлар, егетләр тормышта үз урыннарын тапсыннар. Аларның бар уй, теләкләренең чынга ашуын телибез!

Балалар оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәсе,  бу өлкәдә эшлләүчеләрнең осталыгыннан тора. Өлкән сыйныф әйдаманнары башлангыч сыйныф укучылары белән эшләгәндә,  лидерлыкны үстерү  мөмкин.

Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 8 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. Гран прига  ия булучылар фестивальнең зона  турында катнашачак.

2023 елда Татарстанда  30 116 медицина хезмәткәре махсус социаль түләү алды. Социаль фондның Татарстан бүлеге аларга 2,2 миллиард сумнан артык суммага 304 мең түләү билгеләде һәм күчерде.


23
февраль, 2024 ел
җомга

2024 елның 17 февраленнән 7 мартына кадәр ИНФОРМ УИК проекты гамәлгә ашырыла. 


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Узган ел Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге вафат булган 2,5 мең мекешенең хокук  варисларына гомуми суммасы 122,8 млн тәшкил иткән пенсия тупламалары акчасын  күчерде.

11 февраль көнне махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан егетебез Набиуллин Рөстәм гаиләсе белән Казаклар авылы китапханәсенә очрашуга килде. Очрашу барышында Рөстәм хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде. Ә укучылар аңа иң изге теләкләрен җиткереп, язган хатларын тапшырдылар. “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенә йөрүче апалар йон носкилар, перчаткалар бүләк иттеләр. Чара ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International