Шундый геройларның берсе - татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, фашист лагерьлары тоткыны, Ватаныбыз азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен гомерен биргән «Моабит дәфтәре» авторы Муса Җәлил. Китапханәдә әлеге дата белән бәйле истәлекле чаралар үткәрү ел саен матур традициягә әверелде. 14 февраль көнне Айдар авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан "Исемең синең үлмәс бер җыр булып тарихларда калды уелып" дип исемләнгән әдәби баттл уздырылды. Әдәби баттл барышында китапханәче герой–шагыйрь Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, сугыш чоры иҗаты, «Моабит дәфтәрләре» турында төп мәгълүматлар белән таныштырды. Чарада катнашучылар белән патриотик рухтагы шигырьләре укылды, биографиясе, иҗат юлы буенча бирелгән сорауларга җавап табылды. Шулай ук данлы шагыйребезнең иҗаты турында сөйләүче "Муса Җәлил - батырлык һәм намус символы" исемле китап күргәзмәсе әзерләнеп, аңа күзәтү үткәрелде.