11 февраль көнне Сауш авыл китапханәсендә балалар язучысы, натуралист В. Бианки әсәрләре буенча «Бианки - урман әкиятчесе» дигән әдәби сәгатъ үткәрелде. В.Бианки табигатькә гашыйк кеше булган, ул үзненң бөтен язган әсәрләрендә урманның һәм анда яшәүчеләрнең серле Һәм кабатланмас дөньясын тасвирлауга багышлый. Кичәдә катнашучы балалар язучының тормыш юлы белән танышып, хикәяләре һәм әкиятләреннән өзекләр кычкырып укыдылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.
13 февраль көнне И.А. Крыловның тууына 255 ел тулу уңаеннан Сауш авыл китапханәсендә «Крылов мәсәлләре патшалыгында» дип исемләнгән әдәби уен үткәрелде. Катнашучылар викторина сорауларына җавап бирделәр, мәсәлләрдән өзекләр тыңладылар .Чара ахырында балалар «Карга һәм төлке», «Бүре һәм бәрән" мультфильмнарын карадылар . И.Крыловның язган мәсәлләрен укып без игелекле, намуслы һәм гадел булырга өйрәнәбез дигән фикерләре белән уртаклаштылар.
Акция Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап оештырылды. Акциядә төрле яшьтәге кешеләр катнашты. Алар яратып укыган китапларын китапханәгә бүләк иттеләр. 28 данәдәге әлеге китаплар үз укучысын табар дип ышанасы килә. Бүләк ителгән китаплар арасында «хатын-кыз» романнары, детективлар, фантастика, кулинария китаплары, татар классиклары китаплары, балалар әдәбияты һ.б.
Балаларда уку белән кызыксынуны ничек уятырга һәм үстерергә, китап белән очрашуны ничек итеп бәйрәмгә әйләндерергә? Гаджет һәм телевизордан читкә китеп, үзең өчен яңа һәм кызыклы шөгыль табып буламы? Әлбәттә! Бу очракта китапханә хезмәткәрләре курчаклар ярдәменә ышана! Чөнки балаларның күбесе нәрсә дә булса ясарга, уйлап табарга, чыгыш ясарга ярата.
Бу көнне ил әфганчыларга һәм дөньяның төрле почмакларында "кайнар нокталар" аша үткән сугыш ветераннарына хөрмәт күрсәтә. Онытылмас датаны билгеләп үтү максатыннан Шармыш авылы китапханәсендә “Афганистан - безнең хәтер һәм авырту” күргәзмәсе оештырды. Күргәзмә - әфганчыларга һәм "интернационалистик сугышчы" исеменә лаек булганнар истәлегенә хөрмәт. Бу сугыш мәңге хәтердә калыр - ул шигърияттә һәм хәрби җырларда яшәр, сугышның фаҗигасен һәм Совет солдатының батырлыгын искә төшерер.
Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап бирү пунктында Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Тормышны җиңгән батыр» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Китапханәчеләр китап укучыларны язмыш сынауларына бирешмичә яшәргә, иҗат итәргә көч тапкан батыр рухлы язучыбызның гомер һәм иҗат юлы белән кыскача таныштырдылар. Аның якты моң белән сугарылган шигърияте, тормышка мәдхия җырлаучы проза әсәрләрен укучыларга тәкъдим иттеләр.
Китапханәнең уку залында язучының иҗатына багышланган күргәзмә эшли.
14 февраль көнне Абде авыл китапханәсендә узган «Зур сугышның кечкенә геройлары» дип исемләнгән батырлык дәресе Яшь герой-антифашист көненә багышланган иде. Балалар бәйрәм тарихы, Ватан өчен гомерләрен биргән яшь геройлар, үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган пионерларның кыска, әмма героик тормышы белән танышты. Батырлык дәресе «Герой-балалар» презентациясе һәм «Зур сугышның кечкенә геройлары» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китапларга күзәтү белән үрелеп барды. Балаларның хәтерендә яшь геройларның исемнәре мәңгегә калачагына ышанасы килә.
11 февраль көнне Субаш авылында карендәшләребез ТНВ каналының “Милли калейдоскоп” тапшыруы журналистларын кабул итте. Алар үзләренә генә хас булган милли хәзинәләрне төрле яктан ачып бирергә тырышты. Кунакларыбыз өлкән буын вәкилләренең үткәне, милли ризыкларның рецептлары белән кызыксындылар. Ходай йорты “Троица” чиркәвендә булдылар һәм “Нардуган”лылар тәгъдим иткән милли йолаларны чагылдырган чыгышлар белән хозурландылар. Әлеге тапшыруны февраль ахырында ТНВ-Татарстан, ТНВ–Планета каналлары аша карарга мөмкин булачак.
Әлеге дата уңаеннан Иске Җөри авылы модель китапханәсе хезмәткәрләре балалар бакчасына йөрүче яшь укучыларын В.В. Бианкиның әкиятләрен карарга чакырды. Китапханәчеләр укучыларны юбилярның китаплары һәм аның әсәрләренең геройлары белән таныштырдылар. Балалар В.Бианкиның 300 дән артык әкият, табигать турында хикәяләр язганын белделәр. Ул үзенең әсәрләрендә урман серләрен ача. Виталий Бианки китаплары укучыга табигатьнең искиткеч серләренә төшенергә ярдәм итә. Чара “Мышонок Пик” әкиятен карау белән тәмамланды.
Абде авыл китапханәсендә 12 февраль көнне Александр Сергеевич Пушкинны искә алу сәгате узды. Балалар шагыйрь чорына чумып, аның соңгы көннәре турында белә алдылар. Бөек шагыйрь хөрмәтенә шигырьләр яңгырады, «Его перо любовью дышит» китап күргәзмәсе эшләнде.