ЯҢАЛЫКЛАР


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Шул уңайдан  9 февраль көнне Казаклар авыл китапханәсе, авыл клубы, “Теләче” районы мәгълүмат үзәге белән берлектә үрнәк гаиләләр катнашында “Җылы безнең гаилә учагы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарага Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендәге гаиләләр һәм Теләче районының башка авылларыннан да үрнәк гаиләләр җыелган иде.

2024 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил гражданнарны дәүләт органнары җитәкчеләре белән бергәләп кабул итү практикасын дәвам итә.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

8 февраль-1999 елдан башлап Россия Фән көне буларак билгеләп үтелә. Барыбызга да билгеле булганча, Петр I вакытында фәннәр аерым хөрмәттә булган һәм нәкъ менә аның ярдәмендә Фәннәр академиясе ачылган. Бүген безнең тормышыбызны алдынгы фәнни идеяләр һәм ачышларсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Сауш авыл китапханәсендә Россия Фән көне уңаеннан «Россия галимнәре тормышыннан» дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара башында китапханәче Россия Фәне көне россиялеләр өчен зур әһәмияткә ия булуы турында сөйләп, аларның кайберләре белән якыннан таныштырып үтте.

Безнең районнан Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Мортазина Гөлфия катнашты һәм призер булды! Олимпиадага әзерләүче укытучы Габдрахманова Миләүшә Мидхәт кызы. Укучыны һәм укытучыны югары нәтиҗәләр белән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Мамадыш шәһәренең 5 нче номерлы балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2024” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара районнары һәм Мамадыш шәһәре педагоглары көч сынашты. Комиссия членнарына педагоглар тарафыннан “Минем педагогик табышым» (презентация), ачык дәрес тәкъдим ителде.

Теләче урта мәктәбе базасында Бөтенроссия “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесенең зона этабы үтте. Әлеге бәйгедә  Арча, Әтнә, Кукмара, Теләче,  Биектау, Балтач районнарының татар теле укытучылары ачык дәресләр үткәрделәр һәм жюри хөкеменә үзләренең мастер классларын тәкъдим иттеләр.

Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучыларына Иске Җөри авыл модель китапханәсе китапханәчеләре «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр.  Укучылар  күргәзмәгә куелган якташ язучыларыбыз: Дания Гайнетдинова, Нурислам Хәсәнов, Фатих Хөсни, Мәхмүт Хәсәнов, Рашат Низами, Фәнил Галеев, Сәйдә Зыялыларның иҗатлары белән таныштылар. Язучыларның әсәрләре туган якка чиксез мәхәббәт белән сугарылган, аның матурлыгы тасвирланган.

Аның якты, акыллы һәм төгәл сүзе күп буын язучыларына һәм шагыйрьләренә зур йогынты ясаган. Матурлык һәм Камил тәм үрнәге булып кала. Аны, арттырып әйтмичә, Россиянең милли символы дип атарга мөмкин, ул халыкка заманча әдәби тел һәм бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмаган матур әсәрләр бүләк иткән.

28 регионнан 831 катнашучы килгән әлеге ярышларда районыбызның яшь йөзүчеләре дә үз осталыкларын күрсәтеп кайтты. Спортсменнарның тренерлары – Заһидуллин Б.Х.

10 февраль — Александр Сергеевич Пушкинны искә алу көне. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авыл китапханәсендә “Пушкинны бергәләп укыйбыз” исемле акция үткәрелде. А.С.Пушкин - кыска гына гомер юлында бик бай әдәби мирас клдырган. Шагыйрьнең иҗаты турында «Как прекрасна Пушкинская сказка» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучылар бөек язучының әдәби дөньясына сәяхәт ясадылар, аның биографиясе белән таныштылар,  тормышы һәм иҗаты турында кызыклы фактлар белделәр, Пушкин әкиятләре геройларын искә төшерделәр, әкиятләрен, шигырьләрен кычкырып укыдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International