“Ел тәрбиячесе-2024”

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Мамадыш шәһәренең 5 нче номерлы балалар бакчасында Республиканың “Ел тәрбиячесе-2024” бәйгесенең зона туры булып үтте. Зона турында Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара районнары һәм Мамадыш шәһәре педагоглары көч сынашты. Комиссия членнарына педагоглар тарафыннан “Минем педагогик табышым» (презентация), ачык дәрес тәкъдим ителде. Безнең районны яклап 3 педагог:

1.     Теләче №1 балалар бакчасы тәрбиячесе Фәсхетдинова Рәфинә Илдус кызы;

2.     Сауш төп мәтәбенең мәктәпкәчә төркем тәрбиячесе Зәйнуллина Гөльназ Илгиз кызы;  

3. Теләче №2 балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннәтова Илсия Наил кызы чыгыш ясады.

Конкурсантларга Сидорова Татьяна Александровна, Татарстан Республикасы мәгариф Һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлегенең  әйдәп баручы белгече; Абдуллина Рузилә Вәгыйз кызы, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының башлангыч һәм мәктәпкәчә белем кафедрасының өлкән укытучысы; Валиева Римма Сабирҗан кызы, Казан педагогия көллиятенең читтән торып укыту бүлеге мөдире бәя бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International