Пушкин рус әдәби телен булдыручы булып санала.

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

Аның якты, акыллы һәм төгәл сүзе күп буын язучыларына һәм шагыйрьләренә зур йогынты ясаган. Матурлык һәм Камил тәм үрнәге булып кала. Аны, арттырып әйтмичә, Россиянең милли символы дип атарга мөмкин, ул халыкка заманча әдәби тел һәм бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмаган матур әсәрләр бүләк иткән.

10 февраль көнне Олы Мишә авыл китапханәсендә А.С. Пушкинны искә алу көне уңаеннан “Пушкинны бергәләп укыйбыз” исемле әдәби флешмоб үткәрелде. Флешмобта  укучылар Пушкинның шигырьләрен, әсәрләреннән өзекләрне укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International