2024 ел – гаилә елы дип игълан ителде.

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Шул уңайдан  9 февраль көнне Казаклар авыл китапханәсе, авыл клубы, “Теләче” районы мәгълүмат үзәге белән берлектә үрнәк гаиләләр катнашында “Җылы безнең гаилә учагы” дип исемләнгән чара үткәрелде. Әлеге чарага Кече Кибәхуҗа авыл җирлегендәге гаиләләр һәм Теләче районының башка авылларыннан да үрнәк гаиләләр җыелган иде. Кичәдә Олы Кибәхуҗа авылыннан хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә катнашучы, бүгенге көндә вакытлыча ялга кайткан Рөстәм Набиуллиннар гаиләсе дә катнашты. Кичәбез чәй табыны артында күңелле аралашулар, гаиләләрнең танышу тарихлары, үзешчәннәр чыгышы белән бергә үрелеп барды.

Чара ахырында китапханәче Альбина Рахматуллина  әзерләгән “2024 ел – гаилә елы” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

Кичә эчкерсез, җылы рухта, бер тында үтте. Кичәдән алган якты тәэсирләр, җылы хисләр күңелләрдә озак сакланыр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International