Балаларда уку белән кызыксынуны ничек уятырга һәм үстерергә, китап белән очрашуны ничек итеп бәйрәмгә әйләндерергә? Гаджет һәм телевизордан читкә китеп, үзең өчен яңа һәм кызыклы шөгыль табып буламы? Әлбәттә! Бу очракта китапханә хезмәткәрләре курчаклар ярдәменә ышана! Чөнки балаларның күбесе нәрсә дә булса ясарга, уйлап табарга, чыгыш ясарга ярата.
Бүген дә балалар үз рольләренә тиз кереп киттеләр, бер үк вакытта курчакларны хәрәкәтләндереп репликалар сөйләделәр, текстны кабатлап карадылар, декорация ясау серләренә төшенделәр. Дәрес күңелле һәм мавыктыргыч үтте.