«Тормышны җиңгән батыр»

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Теләче үзәк китапханәсе хезмәткәрләре китап бирү пунктында Фәнис Яруллин иҗатына багышланган «Тормышны җиңгән батыр» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар.  Китапханәчеләр китап  укучыларны язмыш сынауларына бирешмичә яшәргә, иҗат итәргә көч тапкан батыр рухлы язучыбызның гомер һәм иҗат юлы белән кыскача таныштырдылар. Аның якты моң белән сугарылган шигърияте, тормышка мәдхия җырлаучы проза әсәрләрен укучыларга тәкъдим иттеләр.

    Китапханәнең уку залында язучының иҗатына багышланган күргәзмә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International