Абде авыл китапханәсендә 12 февраль көнне Александр Сергеевич Пушкинны искә алу сәгате узды. Балалар шагыйрь чорына чумып, аның соңгы көннәре турында белә алдылар. Бөек шагыйрь хөрмәтенә шигырьләр яңгырады, «Его перо любовью дышит» китап күргәзмәсе эшләнде. Анда Александр Сергеевич Пушкин әсәрләре тәкъдим ителә, алар бүгенге көндә дә төрле яшьтәге миллионлаган укучыларга аңлаешлы. Кайберәүләр матурлыкны табыр өчен Пушкинга мөрәҗәгать итәләр. Башкалар үз фикерләренә һәм хисләренә туры килгән юлларны эзлиләр, өченчеләре үзләренең төрле сорауларына җавап табарга омтылалар. Чын сәнгатьне кадерләгән, шигъриятне яраткан һәм рус телен хөрмәт иткән Пушкин һәр кешенең йөрәгендә яши.