«Бианки - урман әкиятчесе»

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

11 февраль көнне  Сауш авыл китапханәсендә балалар   язучысы, натуралист В. Бианки әсәрләре буенча «Бианки - урман әкиятчесе»  дигән әдәби сәгатъ үткәрелде. В.Бианки табигатькә гашыйк кеше булган, ул үзненң бөтен  язган әсәрләрендә урманның һәм анда яшәүчеләрнең серле Һәм кабатланмас дөньясын тасвирлауга багышлый.  Кичәдә катнашучы балалар  язучының тормыш юлы белән танышып, хикәяләре һәм әкиятләреннән өзекләр кычкырып укыдылар, викторина сорауларына актив җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International