«Шигырьләрем – шаһитларем»

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Әбде авыл китапханәсендә мәктәп белән берлектә бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең туган көненә багышланган «Шигырьләрем – шаһитларем» дигән әдәби сәгать узды. Чара барышында катнашучылар шагыйрь тормышыннан, аның балачак һәм яшүсмерлек елларыннан, әдәби эшчәнлегеннән, аның ничек сугышканы, әсирлеккә эләгүе һәм аның исемен мәңгеләштергән «Моабит дәфтәрләре» -  автобиографик шигырьләр китабы турында күп кызыклы фактлар белделәр. Нәкъ менә “Моабит дәфтәре”  өчен Муса Җәлил Ленин премиясенә лаек була. Ул  күп телләргә тәрҗемә ителә һәм хәрби шигърият классикасына әверелә, героик юллары бүген дә актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International