11 февраль көнне махсус хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан егетебез Набиуллин Рөстәм гаиләсе белән Казаклар авылы китапханәсенә очрашуга килде. Очрашу барышында Рөстәм хәрби хезмәт, яшәү шартлары, солдатлар арасында командалык рухы һәм дуслык турында сөйләде. Ә укучылар аңа иң изге теләкләрен җиткереп, язган хатларын тапшырдылар. “Ахирәтләр мәҗлесе” берләшмәсенә йөрүче апалар йон носкилар, перчаткалар бүләк иттеләр. Чара ахырында катнашучылар солдат егеткә сәламәтлек, имин хезмәт һәм җиңү белән тизрәк кайтуларын теләделәр.