Әфган сугышы да тарихка кереп калды. Ләкин кеше хәтерендә ул озак яшәргә тиеш, чөнки аның тарихы солдатлар каны һәм әниләрнең күз яшьләре белән язылган. Абде авыл китапханәсендә мәктәп һәм социаль яклау идарәсенең хезмәткәрләре белән берлектә «Онытылган сугыш солдатлары» дип исемләнгән хәтер сәгате нәкъ менә алар хөрмәтенә багышланган. Тематик күргәзмәдә үз бурычын тулысынча үтәгәннәрнең сугышчан үткәнен чагылдырган документлар тәкъдим ителә. Укучыларга Әфганстанның хәрби вакыйгаларында катнашкан солдатларыбызның, шулай ук якташыбыз Самойлов Г.Б. батырлыгы турында сөйләнде. Чара видео-хроника күрсәтү белән үрелеп барды.