Бу мавыктыргыч һәм тылсымлы белем дөньясы, барысын да җәлеп итә: олыларны да, балаларны да. Китапханә атмосферасы һәр кешенең аңында бар.
Олы Нырсы авыл китапханәчесе укучылар өчен «Интернет в твоей жизни» дигән мәгълүмат көне үткәрде. Китапханәче «Виртуаль дөньяга тәрәзә» презентациясе ярдәмендә балаларга Интернетның нәрсә икәнен, аның нинди мөмкинлекләр бирүен, һәм куркыныч якларын да сөйләп узды. Интернеттан сак һәм игътибарлы файдаланырга, челтәр этикеты кагыйдәләрен үтәргә һәм мошенниклардан сакланырга кирәклеген сөйләде. Авырлыклар туганда, балалар зурларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алуларын да искәртеп узды. Китапханәче сөйләгәнне тыңлаганнан соң балалар «Угадай-ка» уенын уйнадылар.
Шул уңайдан 15 нче февраль көнне теләчелеләр Әфган сугышында һәлак булган якташларыбыз истәлегенә куелган Баландыш авылы һәйкәле янына митингка җыелды.
Яуда һәлак булган батырларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
Сауш авылы китапханәсендә «Әфганстан - сугыш юллары буйлап" дип исемләнгән хәрби-патриотик әңгәмә үткәрелде. Китапханәче Сәйфетдинова Р.М. катнашучыларны Әфганстандагы сугышның тарихи вакыйгалары белән таныштырып, безнең солдатларның, катлаулы шартларда батырлык, ныклык, намуслылык күрсәтүләре, хәрби ант һәм бурычка тугры калулары турында сөйләде. Чарада катнашучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Шулай ук китапханәдә «Әфган сугышы геройларына багышлана» дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды.
2024 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 35 ел тулды. Әлеге вакыйгалардан 35 ел узса да, ул еллар сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның хәтерендә бүген генә булган кебек. Бу көнне ил җир шарының төрле районнарында "кайнар нокталар» узган Әфган сугышчыларына һәм башка сугыш хәрәкәтләре ветераннарына хөрмәт күрсәтә.
Милли каһарманыбыз Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, 15 февраль көнне Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган VI Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты булып узды.
Муса Җәлил әнә шундыйларның берсе. Юк, ул исем генә түгел, ә тирән мәгънәле символ да. 15 февраль көнне Субаш авыл китапханәсендә Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, “Муса Җәлил- батырлык һәм намус символы” дип аталган күргәзмә куелды. Аның төп максаты – шагыйрь шәхесе, иҗаты һәм батырлыгы турында тулы мәгълүмат бирү. Күргәзмәгә китапханә фондында булган төрле жанрларда иҗат иткән әсәрләре, аның турында мәкаләләр, газета-журнал басмалары куелды. Муса Җәлил иҗатын яратучылар өчен күргәзмәдә тәкъдим ителгән шагыйрь иҗаты һәм тормыш юлы турында әдәбият кызыклы һәм файдалы булачак.
Алан авыл китапханәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.
"Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган квест-уен үткәрелде.
Муса һәм аның көрәштәшләренең исемен телгә алмый мөмкин түгел, чөнки аларны онытырга безнең хакыбыз юк. 15 февральдә Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә Муса Җәлил туган көнгә багышланган «Кабатланмас батырлык үрнәге» дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды, шигырьләрен кычкырып укыдык. Шулай ук “Муса Җәлил-герой шагыйрь” дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.