ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2024 ел
дүшәмбе

Хәрби патриотик айлык кысаларында,бүген, 22 нче февралдә, Алан урта мәктәбендә җыр смотры конкурсы узды. 5  команда маршировка  җыр белән чыкты. Мәктәп укучылары 5 командага бүленеп үзләрен төрле яктан күрсәттеләр. Автомат сүтеп- җыюда егетләрдән БиккиниРаиль  кызлардан Садыкова Д. өлгерлек күрсәттеләр.  Шулай ук пневматик мылтыктан ату, турникта күтәрелү буенча сыналдылар.

Китапханәләрдә солдатка хат язу акцияләре дәвам итә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә дә «Туган яктан сәлам хатлары!» дип исемләнгән хат язу көне уздырылды.

Шул уңайдан 20 февраль көнне Югары Кибәхуҗа авыл китапханәсендә “Газизләрдән газиз –туган телем” исемле танып белү сәгате үткәрелде. Китапханәче укучыларга туган тел көне турында сөйләде, китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Язучыларыбызның телләр турында язган сүзләрен һәм шигырьләрен кычкырып укыды. Укучылар туган тел турында мәкальләр һәм әйтемнәрне исләренә төшерделәр.

23 февраль - бәйрәм алдыннан, балаларны юлларда куркынычсызлык  кагыйдәләренә өйрәтү һәм юл - транспорт травматизмын профилактикалау буенча  эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, Теләче  3нче номерлы балалар бакчасы уртанчылар  төркем балалары   юл хәрәкәте кагыйдәләре элементлары белән «Күңелле стартлар» да катнашты. 

Гаилә елы һәм патриотик тәрбия бирү кысаларында Теләченең 3нче балалар бакчасында 23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәрендә әтиләр белән бергә спорт ярышы  үткәрелде. Ярышта әтиләр балалар белән үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәттеләр: җитезлек, тизлек һәм зирәклек.

Аның исеме тарих битләрендә мәңгегә! 15нче февральдә  бөек шагыйребез, Советлар Союзы герое - Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулды. Әлеге уңайдан китапханәдә бу бөек датага карата “Җәлил исән, Җәлил мәңгелек” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.

Теләче үзәк китапханәсе Туган тел көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән флешмоб үткәрде.

Күпләр, «келәм чигү» төшенчәсен ишеткәч, бу келәм ясау ысулы дип саный, тик технология келәм ясаучылар кулланган технологиягә бик охшаган. Һәм мондый чигүләр төрле келәмнәр, рәсемнәр һәм хәтта диван өчен мендәрләр ясау өчен кулланыла. 18 февраль көнне Шәдке авыл китапханәсендә "Тылсымлы энә" дип исемләнгән келәм чигү буенча мастер-класс узды. Мастер-классны мәдәният йорты директоры Габдуллина Флера Нургали кызы үткәрде.

Әңгәмә барышында планетаның экологик проблемалары турында сөйләшенде. Шулай ук бу проблемаларны бетерү ысуллары - урманнарны, елгаларны һәм күлләрне саклау, хайваннар һәм үсемлекләр турында кайгырту, үсемлекләрнең кеше тормышындагы әһәмияте, хайваннар һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләргә кирәклеге турында әйтелде.

Чарада катнашучылар шагыйрьнең авыр балачак һәм яшүсмер еллары, әдәби эшчәнлеге турында белделәр, Бөек Ватан сугышы елларында шагыйрь тормышының геройлык битләре белән таныштылар һәм «Шигырьләрем тере шаһитларым» презентациясен карадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International