Китапханәләрдә солдатка хат язу акцияләре дәвам итә. Шул уңайдан, Айдар авыл китапханәсендә дә «Туган яктан сәлам хатлары!» дип исемләнгән хат язу көне уздырылды. Акция балаларда һәм яшьләрдә гражданлык-патриотик хисләр тәрбияләүгә, Россия армиясе һәм хәрби хезмәт имиджын формалаштыруга юнәлдерелгән. Ватан алдындагы изге бурычын Мәскәү өлкәсендә намус белән үтәүче авылдаш егетебез Маратка мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән бергәләшеп хат, бәйрәм котлавы итеп открытка яздылар. Хат юлларында алар үзләре, планнары, авыл яңалыклары турында сөйләделәр, шулай ук үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән ихлас котладылар. Ватанны саклаучыларга туган җирләреннән хәбәр алу күңелләренә рәхәт хисләр бүләк итәр дип өметләнәбез. Армия сафларында, илебезнең тынычлыгын саклап, хезмәт итүче тугры егетебез белән горурланып, исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!