23 февраль - бәйрәм алдыннан, балаларны юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү һәм юл - транспорт травматизмын профилактикалау буенча эшчәнлеген активлаштыру максатыннан, Теләче 3нче номерлы балалар бакчасы уртанчылар төркем балалары юл хәрәкәте кагыйдәләре элементлары белән «Күңелле стартлар» да катнашты. Ярышларда катнашучы балаларга яктылыкны кире кайтара торган брелок, ата-аналар өчен «Юлда куркынычсызлык»дигән буклетлар бирелде . Россия Эчке эшләр министрлыгының Теләче районы буенча ЮХИДИ дәүләт инспекторы Кыямов Л. , һәм ДБУнең Казан шәһәре территориаль идарәсенең профилактика бүлеге Саба районы бүлеге җитәкчесе Ягъфәрова Г.Н. чараның искиткеч оештырылуын, катнашучыларның дәрт һәм җанатарларга дусларча ярдәм итүләрен билгеләп үттеләр.