Әңгәмә барышында планетаның экологик проблемалары турында сөйләшенде. Шулай ук бу проблемаларны бетерү ысуллары - урманнарны, елгаларны һәм күлләрне саклау, хайваннар һәм үсемлекләр турында кайгырту, үсемлекләрнең кеше тормышындагы әһәмияте, хайваннар һәм кошларга сакчыл караш тәрбияләргә кирәклеге турында әйтелде.