“Без тынычлык телибез”

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

Теләче үзәк китапханәсе Туган тел көненә һәм Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Без тынычлык телибез” дип исемләнгән флешмоб үткәрде. Бу чараның максаты: китап аша балаларга патриотизм һәм туган илгә эчкерсез мәхәббәт хисләрен саклап калу һәм үсеп килүче буынга тапшыру, әдәбиятны популярлаштыру, укучыларны берләштерү, китап укуга кызыксыну уяту. «Тынычлык хакына укы» акциясе on-linе форматында «Телеграм» һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә узды. Видеоязмалар китапханә сайты битләрендә #Читайвоимямира хештегы белән куелды.  Әлеге чарада 57 кеше, алар арасында мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар, студентлар, пенсионерлар, эшчеләр һәм белгечләр, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International