Милли каһарманыбыз Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулу уңаеннан, 15 февраль көнне Казан шәһәренең “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы оештырган VI Халыкара “Җәлил укулары” әдәби бәйгесендә җиңүчеләрнең гала-концерты булып узды. Бәйге фронтовик язучылар тормышы һәм иҗаты белән кызыксынган шигърият сөючеләр арасында үткәрелә. Әлеге мәртәбәле бәйгедә Айдар авылыннан Ильзирә Наил кызы Фәттәхова, "Җәлил татар телендә" номинациясенең 16-20 яшькә кадәрге катнашучылары арасында шагыйрьнең “Дару” шигыре белән 3 нче дәрәҗә дипломга лаек булды. (Җитәкчесе: Айдар авыл китапханәчесе Алсу Фаляхова). Илзирәбезне зур җиңүе белән котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!