Алан авыл китапханәсендә “Пушкин картасы” федераль проекты кысаларында, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 118 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды.
Чара барышында китапханәче балаларны патриот шагыйрь, Советлар Союзы Герое Җәлилов Муса Мостафа улы (Муса Җәлил) биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.
Шагыйрьнең шигърияте генә түгел, бөтен тормышы һәм фаҗигале язмышы батырлык үрнәге булып тора. Муса Җәлилнең шигырьләрен һәм поэмаларын барлык халыклар да хөрмәт һәм дулкынлану белән укый. "Моабит дәфтәре" – халкыбызның батырлыгына дан җырлаучы гимн булып тора һәм ул халык күңелендә мәңге сакланачак.
Очрашу геройның язмышы турында презентация карау белән тәмамланды. Балалар шагыйрь иҗатына зур кызыксыну күрсәттеләр.