Бу мавыктыргыч һәм тылсымлы белем дөньясы, барысын да җәлеп итә: олыларны да, балаларны да. Китапханә атмосферасы һәр кешенең аңында бар.
«Пушкин картасы» проекты кысаларында китапханәдә «Китапханә буйлап» экскурсиясе уздырылды. Биредә балалар уен формасында язучылар иҗаты белән таныштылар. Программаның максаты: укучыларда мәгълүмати грамоталылык формалаштыру, нәфис әдәбият уку белән кызыксыну, төрле яктан үсеш алган, компетентлы, тормышка әзер шәхес тәрбияләү иде.