Квест-уен үткәрелде.

2024 елның 4 марты, дүшәмбе

"Пушкин картасы" проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Җөри урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән Иске Җөри авылы модель китапханәсендә Муса Җәлил иҗатына багышланган квест-уен үткәрелде. Әлеге чараның максаты балаларда язучыга хөрмәт һәм горурлык хисе тәрбияләү, аның иҗаты белән танышу иде. Китапханәчеләр Муса Җәлилнең балачак еллары, аның тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, презентация күрсәттеләр. Чарада катнашучылар ике командага бүленеп, бер-берсе белән ярыштылар. Уен дәвамында командалар төрле биремнәр үтәделәр. Шулай ук "Муса Җәлил - халкым улы, гасырларга калсын гомер юлы" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Чара ахырында балалар Муса Җәлил шигырьләрен кычкырып укыдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International