ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Балаларда кошларга сакчыл караш ,мәрхәмәтлелек ,кайгыртучанлык хисләрен тәрбияләү, ярдәм итәргә теләк тудыру,аларны рәнҗетмәскә кирәклеген төшендерү;кошлар турында белемнәрен ныгыту максатыннан Теләченең 2 нче номерлы балалар бакчасында уртанчылар,зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кошларга булышыйк!” акциясе үткәрелде. Акция кысаларында тәрбиячеләр баллар белән әңгәмәләр,төрле бәйгеләр үткәрделәр.

  Уртанчылар төркеме балалары әти-әниләре ярдәме белән кошларга җимлекләр ясадылар : 25 баланың һәркайсы диярлек төрле материаллардан ясалган үзенчәлекле җимлекләр алып килде. Балалар тәрбиячеләре Закирова А.Х. белән бергә аларны балалар бакча ишегалдындагы агачларга элделәр. Балалар  көн саен җимлекләренә азык салып торалар, үзләренең канатлы дуслары турында онытмыйлар.

Мәчет балалар бакчасы янында гына урнашкан. Шуңа күрә алар көн саен азан тавышын ишетеп торалар. Балаларда  татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, дингә карата хөрмәт нәкъ менә балачактан башлана. Балаларны авылыбызның мөхтәрәм кешесе - Фатыйх хәзрәт каршы алды.  Ул нәниләргә  әдәп- әхлак, татар халкына хас гадәтләр турында сөйләде. Иманлы, тәүфикълы балалар булып үсүләрен теләп, күчтәнәчләр биреп, озатып калды.

Өстәмә ярдәм чаралары турында Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең район бүлеге җитәкчесе Фәрит Нигъмәтҗанов безең балалар бакчасында 21 гыйнвар көнне әти-әниләргә консультация үткәрде.

Өстәмә белем бирү педагогы Шайхиева Илсияр Миннәхмәт кызының фәнни-эзләнү эше буенча проекты һәм Балалар иҗат үзәге түгәрәк әһелләренең рәсемнәре җибәрелде, алар: Галимзянова Алия Илнур кызы (җитәкчесе Галимзянова Фәния Габделхак кызы), Фазлыева Лилия Ришат кызы (җитәкчесе Касимова Ләйсән Ракыйф кызы), Файзова Азалия Илшат кызы (җитәкчесе Касимова Ләйсән Ракыйф кызы), Яруллина Алия Марат кызы ( җитәкчесе Нигматҗанова Ландыш Илсур кызы),  Мухаметшина Айгөл Рауф кызы ( җитәкчесе Сахабиева Люция Заһид кызы), Мавлина Зәлия Шәүкәт кызы ( җитәкчесе Шайхиева Илсияр Миннәхмәт кызы).

Суыклары да, кар-бураннары да җитәрлек. Ләкин нәкъ менә шушы бураннары уңайсызлыклар тудыра да, бигрәк тә ялгыз яшәуче өлкән яшьтәге кешеләргә. Олы Нырсы мәктәбе тимурчылары, көчләреннән килгәнчә, аларга ярдәм итәргә тырыша, безгә беркетелгән  әби-бабайларга барып, карларын көрәп торалар. Алар, килуебезгә сөенеп, рәхмәтләрен әйтеп, изге теләкләрен теләп кала.

Олы Мишә урта мәктәбендә 18 нче гыйнвардан табигый-математик фәннәрнең  атналыгы бара. Укучыларда фәннәргә кызыксыну уяту максатыннан, бүген 7-9 нчы сыйныфлар арасында интерактив уен үткәрелде. Укучылар математика, физика, химия, биология, география һәм информатика фәннәреннән үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар. Әлеге чараны музыкаль тәнәфесләр ямьләндерде. Катнашучылар һәм килгән кунаклар бәйрәмнән канәгать калдылар.

2015 елның  20 январендә  Алан авылы мәдәният йортында Алан авыл җирлеге Советының 2015 елда эшләгән эшләре турында отчет  җыелышы булды. Җыелышта Теләче муниципаль районы башлыгы Зарипов Ильдус Фатихович; Теләче районы  оешма  җитәкчеләре һәм авыл  җирлекләре башлыклары катнашты.  

Бүген Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә  башлангыч сыйныфлар укытучысы Газизова Р.Х.2016 ел- Татарстанда сулыкларны саклау елына багышлап балалар иртәсе үткәрде. 2016 елда Татарстанда халыкның һәм җәмәгатьчелекнең  игътибарын сулыкларны саклауга юнәлтә торган чаралар планлаштырыла. Чарада шулай ук Россия киносы елы үткәрү турында да сөйләнде.

Алар җимлекләр ясадылар. Хәзер көн дә тәрәзәдән кошларның килеп тукланып китүләрен күзәтәләр.

Теләче районының тарихы 1935 елның 25 гыйнварыннан башлангыч ала. Тик нибары 24 ел яшәп кала, 1959 елның 12 октябрендә   ул таркатыла, аның территориясе, бүлгәләнеп, башлыча Саба, өлешчә Питрәч районнарына кушыла. Татарстан Республикасының 1991 елның 28 ноябрендә к район яңадан торгызыла. Шушы көннән башлап , яңа сулыш алып яшәүгә быел 25 ел була. Бу уңайдан Баландыш төп мәктәбендә районыбыз тарихы, мәдәнияте  турында әңгәмәләр,экскурсия , сыйныф сәгатьләре үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International