Олы Мишә мәктәбе укучылары фән олимпиадаларының район турында актив катнаштылар. Бүгенге көндә олимпиадаларда җиңүчеләребез белән республика турында катнашу өчен әзерлек эшләре алып барыла. 10 класс укучылары Мингазова Д. Һәм Сафиуллина А. рус теле һәм рус әдәбиятыннан, 4 сыйныф укучысы Мухаметов А. математика фәннәреннән республика туры олимпиадаларында катнашачак. Укучыларыбызга һәм аларның җитәкчеләренә уңышлар телибез.
19 гыйнварда Кукмарада яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы республикакүләм ярышларының зона уеннары булып үтте. 2001-2002 елларда туган малайларны үзенә җыйган әлеге турнирда Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укытучы-тренеры Фиданур Мөбәрәкшин һәм Илнар Җәләев җитәкчелегендә районыбыз командасы да катнашты. Республикакүләм ярышларның зона турында Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Әтнә, Арча һәм Теләче районы командалары көч сынашты. Яшь хоккейчыларыбыз башта Әтнә районы командасы белән уйнап,7:0 исәбе белән җиңде,соңыннан Саба районы командасы белән очрашып,0:5 исәбе белән җинелде. Кызганыч, районыбыз командасы көндәшләренә оттыру сәбәпле, финал уеннарында катнашмаячак.
Ул Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасының изге суларында чукындыру хөрмәтенә уткәрелә башлаган.
Бу көнне чиркәүдә суны изгеләштерәләр. Шармыш авылында да изге атакай суга укып бәкегә чиркәү тәресен төшерде, бу суны изгеләштерү дип атала. Су сихәтләндерү көченә ия була. Бу суны монда килүчеләр үзләре белән алды.
18январь көнне 3нче балалар бакчасында район тәрбиячеләренә мастер-класслар күрсәтелде . Ачык чара кысаларында башка балалар бакчасы тәрбиячеләре дә эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Семинар-практикум үткәрү тәрбиячеләр өчен зур ярдәм булды дип уйлыйбыз, чөнки эш дәверендә кулланырга яраклы белешмәләр, кулланмалар таратылды һәм күрсәтелде.
15 январь көнне Олы Мәтәскә авылы китапханәсендә “ Мәтәскәм - гүзәлем” дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрелде. Бу чарада төрле сыйныф укучылары катнаштылар. Алар Мәтәскәгә, туган якка багышланган шигырьләр укыдылар. Кичә җанлы үтте.
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары мәктәп территориясен кардан чистартырга ярдәм итәләр. Көчле бураннардан соң мәктәп тирәсе кар белән тулды. Укучылар бик теләп техничка апаларына кар көрәргә булыштылар. 15-20 минут саф һавада хезмәт итү сәламәтлеккә дә бик файдалы.
Бу программаны тормышка ашыру максатыннан, 15 нче гыйнвар конне 11 нче сыйныфта «Телим – булдырам - кирәк» темасы астында тәрбия сәгате утте. Бу дәрес укучыларның аңлы рәвештә һөнәр сайлавын күз алдында тотты.
Укучыларның һөнәрне аңлап сайлаулары сөендерә. Аларның бу теләкләре чынга ашсын иде.
Бөтенроссия олимпиадасының республика турында Югары Кибәхуҗа урта мәктәбеннән биологиядән Сөнгатуллин Булат, экологиядән Хаҗиева Айзилә катнашачак. Бүгенге көндә биология укытучысы Ибраева Ризәлә Зәкиҗановна укучыларны ярышка әзерли. Уңышлар телибез!
15 гыйнварда Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Мухаметзянова Алсу Беренче “Алга” балалар технопаркында Беренче Перельман укуларда катнашты. Алсу Мухаметзянова Почет грамотасы бүләкләнде.
18 нче декабрь көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында физкультура буенча тәрбияче Вәлиуллина Л.Җ. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кышкы уеннар” исемле эстафета үткәрде. Бу эстафетаның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, физик һәм психик яктан сәламәтлекне ныгыту, физкультура белән даими шөгыльләнергә күнектерү иде. Эстафета барышында балалар кышкы уен төрләрендә ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм һәрбер балага “Җитезлек өчен” дигән медаль тапшырылды. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.