«Кышкы уеннар».

2016 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

 18 нче декабрь көнне Теләче 2 нче номерлы балалар бакчасында физкультура  буенча тәрбияче Вәлиуллина Л.Җ. мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән “ Кышкы уеннар” исемле эстафета үткәрде. Бу эстафетаның төп максаты балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, физик һәм психик яктан сәламәтлекне ныгыту, физкультура белән даими шөгыльләнергә күнектерү иде. Эстафета барышында балалар кышкы уен төрләрендә ярыштылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде һәм һәрбер балага “Җитезлек өчен” дигән  медаль тапшырылды. Балалар уеннардан бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International