ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

Шул уңайдан Теләче җирлекара китапханәсендә шагыйрьнең китапларыннан төзелгән күргәзмә эшләнде. Әдәби иҗатында һәм поэзиясендә үзенә генә хас табигыйлек, лирик-публицистик яңгырашлы шигъри сүзе белән җир кешесенең хезмәт батырлыгына дан җырлаучы, ил-җир, милләт язмышы, катлаулы чор вазгыяте белән бәйләп, аның яшәү нигезен тәшкил иткән гореф-гадәтләрен, уй-хисләрен, теләк-омтылышларын, гамен-борчуларын тасвирлаучы каләм остасының иҗаты үзенчәлекле.

Мәктәпнең эчке контроль планына нигезләнеп Олы Мишә урта мәктәбендә ачык дәресләр уздырыла. График нигезендә үткәрелгән бу дәресләр үзара тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырыла.19 нчы январь көнне Урта Мишә башлангыч мәктәбе укытучысы  Мингазова Д.Н 4 сыйныфта рус теленнән ачык дәрес күрсәтте.Дәрестән соң укытучылар ФГОС таләпләренә туры китереп анализ ясадылар.

Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Власова Н.Н. язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Укучылар язучының «Две березы на холме» әсәре буенча чыгыш ясадылар. Т.Поликарпова үзенең бу әсәрендә сугыш чорында Әбде мәктәбендә укыган еллары турында яза. Укучылар өчен әсәрдәге геройларның прототипларында үз авыл кешеләрен тану кызыклы булды.

Бу укучылар мәктәп һәм район данын татар теле һәм әдәбияты, рус әдәбияты һәм физкультура фәннәре буенча яклаячаклар.

Китап укучыларга яңа кайткан китаплар, җурналлар тәкъдим итте. Алар үзләренә ошаган китапларны, җурналларны  өйләренә укырга алдылар.

15 январь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә «Гаиләдә һәм җәмгыятьтә  хатын-кызныӊ роле» темасына әӊгәмә үтте. Хатын-кызлар өчен чыга торган Сөембикә журналына  күзәтү ясалды.

16 нчы январь көнне Урта Мишә  авыл китапханәсендә “Ил – көн яңалыклары – газета журналларда”дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада китапханәче Мухаметшина Гөлфия китапханәгә килүче “Ватаным Татарстан”, ”Татарстан яшьләре”, ”Мәдәни җомга”, ”Теләче” газеталарына күзәтү ясады.

Китапханә кунаклары үзләренең балачакта яратып укыган китапларын, кызыклы китап алу өчен китапханә ишеге төбендә чиратка тезелеп көтеп торганнарын  искә төшерделәр. Китап яратучыларга 1970-1990 елгы әдәбият буенча мәгълүмат та бирелде.

Шуларнын берсе - китапханәнең иң яшь укучысын ачыклау иде. 2016 елның 16 гыйнварында ясаган нәтиҗәләр буенча, бу исемгә Домолазова Ангелина лаек булды. Аңа  5 яшь, шуңа да карамастан, ул әнисе белән бик еш китаплар алырга килә. «Аеруча, әни укыган әкиятләрне яратып тыңлыйм» - ди Ангелина.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International