Шармыш авыл китапханәсендә 17 январь көнне китапханәгә килүчеләр игътибарына «Книги молодости нашей» дип исемләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханә кунаклары үзләренең балачакта яратып укыган китапларын, кызыклы китап алу өчен китапханә ишеге төбендә чиратка тезелеп көтеп торганнарын искә төшерделәр. Китап яратучыларга 1970-1990 елгы әдәбият буенча мәгълүмат та бирелде.