ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2016 ел
сишәмбе

     Теләче урта мәктәбе укучылары “«Сдай макулатуру – сохрани леса!» акциясендә актив катнаштылар. Макулатура җыюда 1 урынн Сергеев Н. -7 сынйф укучысы (телефон), 2 урын- Гузаиров А., 4-в сыйныф (планшет), 3 урын- Шаймарданова А 5-в сыйныф  (колонки), 4 урын- Нигматзянов Г., 2-а сыйныф (машина). Иң күп макулатура җыйган 3а сыйныфы , класс җитәкчесе Саттарова Таслима Фатиховна грамота һәм сертификат белән бүләкләнделәр.

14 гыйнвар  көнне  районыбызга РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасы депутаты, РФ ФҖ Дәүләт Думасының мәгълүмат сәясәте, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары, ЛДРП фракциясе әгъзасы Вадим Евгеньевич Деньгин килде. Ул ЛДПР сәяси партиясенең Татарстан регионы бүлеге координаторы Габдрахманов Марсель Маликович һәм районыбыз башлыгы Зарипов Илдус Фатихович белән безнең мәктәбебездә дә булып китте.

Православной Церковью 19 января (по новому стилю) празднуется Крещение или Богоявление. Это самый древний праздник у христиан, и его установление корнями уходит к временам учеников-апостолов Христа. Он имеет еще и древние названия: «Епифания» - явление, «Теофания» - Богоявление, «Святые светы», «Праздник Светов» или просто «Светы», так как именно Сам Господь пришел в мир в этот день, чтобы явить ему Свет Неприступный.


17
гыйнвар, 2016 ел
якшәмбе

Цель поездки  ознакомление с развитием малых форм хозяйствования на селе. Наших руководителей особенно интересовали такие направления работы в Муслюмовском районе, как птицеводство, производство и обработка мяса птицы, вопросы ЖКХ, вопросы культуры музейное дело, вопросы благоустройства райцентра и другие.


15
гыйнвар, 2016 ел
җомга

Ә инде аны китапханәдә уздыру - тагын да күңеллерәк!  Халык ышанулары буенча, Яңа елны ничек каршыласаң, ел буе шулай була, дигәннәр. Яңа елда китап укучыларыбызны югалтмыйча, китап белән бергә булуны максат итеп Айдар авылы китапханәчесе яңа китаплардан "Яраткан китап укучым-барысы да синең өчен!" дип исемләнгән күргәзмә оештырды. Бу көнне китапханә ишеген ачып кергән һәркем, китапсыз кайтып китмәде.

         Бүген мәктәптә тәрбия сәгатендә 6 нчы сыйныф укучылары белән  “ Тәрбияле  бала  булырга  һәр баланың  кулыннан  килер  һәм  көче җитәр”  дигән темага журнал - дәрес үткәрелде. Дәрестә укучылар  сыйныф җитәкчесе  белән бергә Р.Фәхреддиннең  тәрбия өлкәсенә караган хезмәтләре һәм аларның  эчтәлеге белән таныштылар, өзекләр укыдылар, фикер алыштылар.

       Бу дәрес  һәр укучыга үз тәртибе, дусларының тәртибе турында уйланырга мөмкинлек бирде.

Бу чараны  мәдәният хезмәткәрләре оештыралар.  Бәйрәм башында әкият геройлары катнашында “Хуш киләсең Яңа ел!” дип исемләнгән тамаша күрсәтелде, ә соңыннан лотерея уйнатылды. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар.

Яңа елда яңа теләкләр теләштеләр, чыршы тирәли җырлар җырланды, матур шигырьләр сойләнелде. Ә инде сәг. 12 дә яшьләр үзләренең киләчәкләрен сынап карадылар. Капка аркылы итекләрен аттылар, рәшәткә кочакладылар. Шулай күңел ачканнан соң, мул өстәл артында Иске Яңа елны каршы алдык.

Кышкы зәһәр җилләрне җиңеп, нәни канатларын җилпеп,азык  эзләүче кошларны күргәнегез бармы сезнең? Үлән, орлык-мазар кар астында калган. Шуңа күрә кышын кошлар кеше янына елыша, ярдәм көтә. Кышын кошларга салкыннар түгел, ә ачлык куркыныч тудыра.Шуны күздә тотып, Баландыш төп мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары кошларга ярдәм итәргә булдылар. Җимлекләр ясап, мәктәп янындагы агачларга элеп куйдылар. Көн саен җимлектәге кошларны көнбагыш, кабак орлыклары белән сыйлыйлар.

Юлларда имин йөрү һәр кешенең үзеннән тора. Имгәнмичә йөрү, сәламәтлекне саклау үз кулыбызда. Кагыйдәләрне үтәмәгән, белмәгәннәр куркыныч хәлләргә күбрәк эләгәләр. Шуңа күрә транспорт хуҗасына да, җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен белү бик мөһим. Олы Мишә урта мәктәбендә юлда йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Тәрбия сәгатьләрендә укучылар иминлек кагыйдәләрен теләп өйрәнәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International