13 январь көнне Субаш авыл клубында клуб мөдире һәм китапханәче, авыл халкы белән берлектә Иске Яңа елны каршы алдылар. Яңа елда яңа теләкләр теләштеләр, чыршы тирәли җырлар җырланды, матур шигырьләр сойләнелде. Ә инде сәг. 12 дә яшьләр үзләренең киләчәкләрен сынап карадылар. Капка аркылы итекләрен аттылар, рәшәткә кочакладылар. Шулай күңел ачканнан соң, мул өстәл артында Иске Яңа елны каршы алдык.